булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.
Илназны ярата шул, ярата.
Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый ҺӘМ аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.Уен шулай дәвам итә.
Утыр, утыр, Мәликә.
Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:
Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.