Һади Такташ “Ак чәчәкләр”

Содержание

Слайд 2

(1901 -1931)

Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ


(1901 -1931) Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ

Слайд 3

Тема:
Максат: Укучыларны иҗади фикерләргә, шигырьгә анализ ясарга өйрәтү.
Өйрәнелә торган әсәр: Һади

Тема: Максат: Укучыларны иҗади фикерләргә, шигырьгә анализ ясарга өйрәтү. Өйрәнелә торган әсәр:
Такташ “Ак чәчәкләр” шигыре.
Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ

Слайд 4

Биографик белешмә.
Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы

Биографик белешмә. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев)
Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, Пешлә мәдрәсәсендә укый.
Авыр тормыш унөч яшьлек Һадины Бохарага китә. Ул анда үзлегеннән укый, шигырьләр яза. 1918 елның 21 гыйнварында беренче шигыре дөнья күрә.
Аннан соң Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында эшли. 1921 елда Ташкентка килә һәм анда «Белем йорты» дигән журналда эшли. Төркстан университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда ул шагыйрь буларак формалашып җитә.
1922 елның җәендә Мәскәүдә яши һәм Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта.
Ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

Слайд 5


Ак чәчәкләр.
Ул,
Эретеп туңган тәрәзәне,
Моштым гына карый урамга, –
 Ак   чәчәкләр  ява урамда...
Берәү,
Борын

Ак чәчәкләр. Ул, Эретеп туңган тәрәзәне, Моштым гына карый урамга, – Ак
очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан, –
Җил ияреп китте артыннан...
Алар,
Чана тартып җырлый-җырлый,
Тау шуарга икәү уздылар, –
Ә бераздан кире сыздылар...
***
Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... Яз янгыны җиргә кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар, Төне матур булса, төн үтүгә, Таңнар алып килер бураннар... Дөнья матур, Шуның өчен дә бит, Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан; Ә җил моштым гына, эндәшмиче, Ияреп килә минем артымнан... Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, Кайда барсам - шунда бара ул; Өйгә кергәндә, җиргә ятып, Чыкканымны саклап кала ул... Шуның өчен дә мин чыкмый гына Тәрәзәдән карыйм урамга - Ак чәчәкләр ява урамда... Ак чәчәкләр ява, дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела...

Слайд 6

Шигырьнең объектив эчтәлеге — табигать матурлыгы. Урамда кар явуы, күкнең зәңгәрлеге.

Шигырьнең объектив эчтәлеге — табигать матурлыгы. Урамда кар явуы, күкнең зәңгәрлеге. Һәркемгә
Һәркемгә күренә торган матурлык.
Субъектив эчтәлек исә бу матурлык эченә яшеренгән ялган. Репрессия елларында бу шигырьне автор ачыктан-ачык язган булса, аның үзен төрмәгә алып китәчәкләр иде.
Лирик шагыйрь “Кара ел”ларны-матурлык аша бирергә тырышкан. Бу — шагыйрьнең төп табышы. Тема: тормыш авырлыгы.
Идея: лирик герой яшәгән тормышта ялган күп, хәтта шагыйрьләр дә дөреслекне яшереп кенә әйтергә мәҗбүр.

Слайд 7

Бәйләнеш табу өчен, таркату юлы белән, анализ ясау

Беренче өлеш «Ул»

Бәйләнеш табу өчен, таркату юлы белән, анализ ясау Беренче өлеш «Ул» турында
турында (Бу өлештә әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган мөһим сүз «моштым». «Моштым» төшенчәсе «Кеше күрмәсә ярар иде» һ.б.)
Икенче өлеш «Берәү» турында (Биредә дә үз урынында «утырмый торган», тынгысыз сүз «Жут» сүзе. Ул кышкы салкынны сүккән.)
Өченче өлеш «Алар» турында. (Алар кышкы салкыннан кача, хозурланырга уйламый... артларыннан җил ияреп йөри...)
Дүртенче өлеш «Мин» турында. (Бу өлештә«җил», «моштым» сүзләре кабатлана. Алда телгә алынган «моштым» сүзе тормыш авырлыгын сүккән кешеләрне. үзләренә күренмичә генә карап йөрүчене: куркак кешене аңлата.)

Слайд 8

Әсәр ни өчен “Ак чәчәкләр” дип атала?

Яуган кар ак чәчәкләр кебек

Әсәр ни өчен “Ак чәчәкләр” дип атала? Яуган кар ак чәчәкләр кебек
матур, әмма салкын. Бактың исә чәчәкләр — ялган матурлык икән, чөнки ул, шагыйрь әйткәнчә, аяз күктән төшә. шул ук вакытта эреп юкка да чыга. Ак чәчәкләр яуган дөнья матур булып тоела гына, ә нигездә «йолдызларның күктән коелуы» — ул шул вакыттагы идеология, ягъни илдәге сәясәт.
Һ.Такташ тормышның авырлыгын, гаделсезлеген күрсәтергә теләгән. Ул заманда дөресен әйтергә ярамаган, кешеләр артыннан җил «күзәтеп» ияреп йөргән һ.б.

Слайд 9

Шигырь композициясенә үткәрелә торган анализ схемасы

Шигырь композициясенә үткәрелә торган анализ схемасы

Слайд 10

«Ул, берәү, алар, мин» дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә

«Ул, берәү, алар, мин» дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә бүлә.
бүлә.
1. Салкынны сүгүчеләр, ягъни хакыйкатьне курыкмыйча кычкырып әйтүчеләр.
2. Тормыш авырлыгыннан риза булмасалар да, сиздермәүчеләр.
3. Хакыйкатьне әйтүчеләрне эзәрлекләүчеләр.
4. Лирик герой кебек хәйләкәрләр.

Слайд 11

Объектив эчтәлек– идиллия, табигать матурлыгы.
Субъектив эчтәлек– тормышның ялганга корылуы,

Объектив эчтәлек– идиллия, табигать матурлыгы. Субъектив эчтәлек– тормышның ялганга корылуы, авыр булуы,
авыр булуы, кешеләр арасында төрле төркемнәр булуы, хакыйкатьне әйтергә ярамавы, әмма шагыйрь кебекләрнең яшереп булса да дөреслекне әйтергә, кешеләргә аңлатырга теләве.

Слайд 12

Шагыйрь шигырьне куркак кешеләрдән көлеп язган.
Шул көлү астына фаҗига яшеренгән.

Шагыйрь шигырьне куркак кешеләрдән көлеп язган. Шул көлү астына фаҗига яшеренгән. Шагыйрь
Шагыйрь хәсрәтләнә, нәфрәтләнә.
Аның гомерендә беркайчан да яз булмаячак. Чөнки дөньясы ялганга корылган, Һ. Такташның хатыны Мәскәүгә укырга киткән җиреннән кайтмый, әдипне ташлый. Улын алдап үзе белән алып китә, башкага кияүгә чыга. Шундый талантлы шагыйрьнең торырга юньле йорты, акчасы да булмый. Соңгы көннәре сагышта, хәсрәттә үтә аның.