Слайд 2
Матур әдәбият — җиһанны сүзләр аша күз алдына китерү сәнгате. Матур әдәбият формасы —
сүзләр ярдәмендә укучы күз алдына китереп бастырылган тормыш рәвеше.
Матур әдәбияткә турыдан-туры фикер әйтү хас түгел, фикер образлар аша, әдәби әсәрнең тукымасына сеңдерелеп, сиздермичә үткәрелә.
Слайд 3Бәхетле шул баладыр,
кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә,
белергә кушканын белсә.
Габдулла
Тукай
Слайд 4Әдәби жанр һәм жанр төрләре
Әдәби төр - эпос, лирика, драма.
Эпосның төп
жанрлары итеп эпопея, роман, повесть, хикәя, поэма санала.
Лирикага – лирик шигырь, лирик поэма, җыр, ә драмага – трагедия, драма, комедия керә.
Слайд 5ОБРАЗ- кеше тормышының конкрет һәм шул ук вакытта гомумиләштерелгән, иҗади уйланма ярдәмендә
тудырылган һәм эстетик әһәмияткә ия булган сурәтләнеше.
Образ төшенчәсе кеше образы (образ-кичереш, образ-пейзаж, образ-күренеш, образ-предмет) мәгънәсендә киң кулланыла. Шулай ук символик образлар да булырга мөмкин. Мәсәлән, кораб.
Слайд 6 Белемнәрне бәяләү өчен эш
Нәрсә ул диолог?
1) ике кешенең кара-каршы
сөйләшүе;
2) узара аралашу;
3) сәхнәдә уйнау һәм сөйләшү;
4) кемнең дә булса тормыш юлы.
2. Комедия ул-
1) сәхнәдә уйнау, башкару өчен иҗат ителгән әсәр;
2) көлке тудыруга корылган әдәби әсәр;
3) хис-кичерешләргә нигезләнгән әдәби әсәр;
4) бер кешенең сөйләме.
3. “Бер мәхәббәтнең тарихы” турындагы әсәр исеме.
1) “Әбүгалисина”;
2) “Беренче театр”;
3) “Алмачуар”
4) “Исемдә калганнар”
Слайд 7
4. “Фирүзә” атамасы нәрсәне аңлата?
1) Кызыл төстәге кыйммәтле таш;
2) Сары
төстәге кыйммәтле таш;
3) Яшькелт төстәге кыйммәтле таш;
4) Зәңгәр төстәге кыйммәтле таш.
5. Биби кайсы әсәр герое?
1) К.Насыйри “Әбүгалисина”;
2) Рабит Батулла “Имче”;
3) Г.Ибраһимов “Алмачуар”;
4) Г.Камал “Беренче театр”.
6. И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сында табигать образы
1) Сандугач;
2) Бакчачы;
3) Былбыл;
4) Аккош.