Слайд 2ТОРМЫШ ЮЛЫ
1880 елда Башкортстанның Гафури районы Җилем-Каран авылында укытучы-хәлфә гаиләсендә туа.
Үз авылларындагы
мәдрәсәдә укый, аннары күрше Үтәш авылындагы мәдрәсәгә күчә.
Әтисе белән әнисе үлеп китә, һәм моннан соң унбер-унике яшьлек Мәҗиткә үз көнен үзе күрергә туры килә.
1896 елда берәр зуррак мәдрәсәдә укуын дәвам иттерү теләге белән ул Өфегә килә, әмма ярлылыгы аркасында теләгенә ирешә алмый, бары 1898 елда гына, Троицк шәһәренә барып, мәдрәсәгә укырга керә.
Слайд 3Троицк мәдрәсәсендә укыганда беренче әдәби тәҗрибәләрен ясый. 1904 нче елдан аның язганнары
китап рәвешендә дөнья да күрә башлый.
"Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек", "Себер тимер юлы, яки әхвале милләт" кебек беренче китаплары басылып чыга.
1905 елда, Казанга килеп, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә һәм шул вакытта илдә көчәйгән революцион хәрәкәт йогынтысында үз иҗатында туган халкының реаль тормышына игътибарын көчәйтә, милли азатлык идеяләрен чагылдыра башлый.
Слайд 41906 елда М.Гафури кабат Өфегә китә.
1917 нче елга кадәрге иҗатын да ул
үзен милләт язмышын кайгырткан, аның азатлыгы өчен көрәшкән әдип итеп таныта.
М. Гафури 1934 елда Өфе шәһәрендә вафат була.
Слайд 5ИҖАТЫ
"Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек»
"Себер тимер юлы, яки әхвале милләт»
"Кара йөзләр»
"Тормыш
баскычлары»
"Шагыйрьнең алтын приискасында»
“Кызыл йолдыз” пьесасы
”Эшче” операсының либреттосы
Слайд 6Мәҗит Гафури бер генә телдә — татар телендә иҗат иткән. Совет чорында
Мәҗит Гафуриның әсәрләре башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басылган. 1954-1957 еллар арасында Башкортстан китап нәшриятында әдипнең башкортча тәрҗемәдә алты томлык әсәрләр җыелмасы һәм 1980-1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрде.