Слайд 3 Милләт – менталитетлары уртак булган, милли үзаңлы һәм характерлы, милли мәдәниятнең
тотрыклы сыйфатларына ия, башка халыклар белән охшашлыкны һәм алардан аерымлылыкны аңлаучы кешеләрнең тарихи үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән бергәлек ул.
Слайд 4Тел һәм милләт – теләсә кайсы милләтнең аерымлылык билгеләре. Милли телдә халыкның
менталитеты, культурасы, тарихы чагыла. Туган тел милли әдәбият , сәнгать, музыка, халык аваз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә.
Слайд 5Милләтнең менталитеты түбәндәгеләрдә дә чагылыш таба:
милләт вәкилләренең хезмәткә мөнәсәбәте, хезмәт эшчәнлеге белән
бәйле традицияләре;
тормыш- көнкүреш уңайлыклары турындагы күзаллаулар;
матурлык, гүзәллек идеаллары;
яхшылык, ягымлылык, чама хисен белү кебек сыйфатларны аңлау үзенчәлекләре Һ.б.
Слайд 6 Диалект – гомумхалык теленең аерым бер җирлеккә хас төре. Аның үз
аваз составы , грамматикасы бар; ул сөйләмә формада яши.
Слайд 7Тел һәм мәдәният – теләсә касы милләтнең аерымлылык билгесе. Туган тел милли
әдәбият, сәнгать, музыка , халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә барлык халыклар аны белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятле чарасы дип саный.
Слайд 8Без - укучыларның әдәби тел формалаштыруында укытучыларыбызның татар теле һәм әдәбияты дәресләрен
хәзерге әдәби телдә оештыруы безнең телебезне әдәби телгә якынайта, сөйләмебезне төзек, камил һәм грамматалы итеп формалаштырырга ярдәм итә.