Хасанова Р.Н. Ишимово, Октябрьский район

Содержание

Слайд 2

Кечкенәдән хыялландым
Хәрби кеше булырга,
Ватаныбыз тыныч күген
Дошманнардан сакларга.

Кечкенәдән хыялландым Хәрби кеше булырга, Ватаныбыз тыныч күген Дошманнардан сакларга.

Слайд 3

Уйламадым шулай бик тиз
Сугышка керермен дип,
Илем учакка әйләнер,
Фашистлар басып кереп...

Уйламадым шулай бик тиз Сугышка керермен дип, Илем учакка әйләнер, Фашистлар басып кереп...

Слайд 4

Ярты ел вакыт эчендә
Взвод командиры булдым.
Кырык бернең азагында
Сугышка озатылдым.

Ярты ел вакыт эчендә Взвод командиры булдым. Кырык бернең азагында Сугышка озатылдым.

Слайд 5

1 ай йөрдек тимер юлда
Салкында һәм ачлыкта.
Иптәшләрем купләп үлде
Бомбалар
коелганда.

1 ай йөрдек тимер юлда Салкында һәм ачлыкта. Иптәшләрем купләп үлде Бомбалар коелганда.

Слайд 6

Кырык икенең февралендә
Чын сынаулар башланды.
Немецлар сугышка әзер!!! –
Өстебезгә ут яуды.

Кырык икенең февралендә Чын сынаулар башланды. Немецлар сугышка әзер!!! – Өстебезгә ут яуды.

Слайд 7

Приказ булды: дошманнарны
Мәскәүгә үткәрмәскә!
Нинди авырлык туса да,
Һич артка чигенмәскә!

Приказ булды: дошманнарны Мәскәүгә үткәрмәскә! Нинди авырлык туса да, Һич артка чигенмәскә!

Слайд 8

Тик Ржевта
Сугышканнар
Аңларлар безнең хәлне:
Техника юк, кеше җитми
Алырга “Биеклекне”.

Тик Ржевта Сугышканнар Аңларлар безнең хәлне: Техника юк, кеше җитми Алырга “Биеклекне”.

Слайд 9

Ржев кырындагы
авыллар!
Сез барысына шаһит!
Ничә тапкыр алдык сезне,
Ничә тапкыр чигендек?!?

Ржев кырындагы авыллар! Сез барысына шаһит! Ничә тапкыр алдык сезне, Ничә тапкыр чигендек?!?

Слайд 10

Авыл тирәсе
ап-ачык...
Юк сыенырга урман...
Атакага барган чакта
Купмеләр
карда калган?

Авыл тирәсе ап-ачык... Юк сыенырга урман... Атакага барган чакта Купмеләр карда калган?

Слайд 11

Тәулекләр буена кайчак
Утырабыз окопта.
Я көтәбез
төн җиткәнне,
Я көтәбез команда.

Тәулекләр буена кайчак Утырабыз окопта. Я көтәбез төн җиткәнне, Я көтәбез команда.

Слайд 12

Солдатларым бик кызганыч:
Эшеп ятмасыннар дип,
Бик еш кына алмаштырам
Караулны чиратлап.

Солдатларым бик кызганыч: Эшеп ятмасыннар дип, Бик еш кына алмаштырам Караулны чиратлап.

Слайд 13

Бар взводымда татарлар,
Руслары ды аз түгел,
Казак, үзбәк, украиннар,
Чувашлар һәм башкортлар.

Бар взводымда татарлар, Руслары ды аз түгел, Казак, үзбәк, украиннар, Чувашлар һәм башкортлар.

Слайд 14


Башкорт егете – Натфуллин
Тузмәде бит тик ятып,
Окоптан чыгып йөгерде,
Немецлар алды атып.

Башкорт егете – Натфуллин Тузмәде бит тик ятып, Окоптан чыгып йөгерде, Немецлар алды атып.

Слайд 15

Солдатлар яшь, бала гына,
Үземә - егермеләп...
“Командир, мунча керикче,
Бетләрне куыйк”, -

Солдатлар яшь, бала гына, Үземә - егермеләп... “Командир, мунча керикче, Бетләрне куыйк”, - диләр.
диләр.

Слайд 16

Өйрәндек без немецларның
Режимнарын бозарга,
Төнлә, тавыш-тынсыз гына
“Биеклекне” алырга!

Өйрәндек без немецларның Режимнарын бозарга, Төнлә, тавыш-тынсыз гына “Биеклекне” алырга!

Слайд 17


“Мунча керттек” фашистларга,
Танкистлар бик булышты.
“Командир, сез яралы”! - дип

“Мунча керттек” фашистларга, Танкистлар бик булышты. “Командир, сез яралы”! - дип Политругым кычкырды.
Политругым кычкырды.

Слайд 18

Бераз изрәп алдым микән...
Әллә аңым югалттым...
Колагымда “Уррра!” тавышы
Куңелемне

Бераз изрәп алдым микән... Әллә аңым югалттым... Колагымда “Уррра!” тавышы Куңелемне юатты...
юатты...

Слайд 19


Кувшиново, Ратоволар,
Ике Семёновкалар,
Есинкалар һәм башкалар
Безнең сугышчан юллар.

Кувшиново, Ратоволар, Ике Семёновкалар, Есинкалар һәм башкалар Безнең сугышчан юллар. Тверская область, Ржевский район
Тверская область, Ржевский район

Слайд 20

Бар микән соң бу авыллар,
Югалмадылар микән?
Батырларны искә алып,
Һәйкәл куйдылар микән?

Бар микән соң бу авыллар, Югалмадылар микән? Батырларны искә алып, Һәйкәл куйдылар микән?

Слайд 21

Ерак Ржев җирләрендә
Купме кан коелгандыр?
Купме ана
баласы өчен
Күз яшьләрен койгандыр???

Ерак Ржев җирләрендә Купме кан коелгандыр? Купме ана баласы өчен Күз яшьләрен койгандыр???

Слайд 22

Отец мой-Камалов Нурулла Бадирович,командир стрелковой роты, принимал участие в боях за Есинку.

Отец мой-Камалов Нурулла Бадирович,командир стрелковой роты, принимал участие в боях за Есинку.

Был тяжело ранен, смог выжить.
1922 года рождения, родился и вырос в деревне Атнягузи,
Октябрьского района, Пермской области.

Слайд 23

Из воспоминаний отца:

 
"29 марта 1942 года ранен в бою за д. Есинка

Из воспоминаний отца: "29 марта 1942 года ранен в бою за д.
(под Ржевом) осколком немецкого снаряда, когда налаживали взаимодействие с танкистами и производил им целеуказание. Наступление началось в 10 часов утра. Приходилось наступать по ровному чистому полю. А сколько бойцов там полегло??? Не счесть..."
Имя файла: Хасанова-Р.Н.-Ишимово,-Октябрьский-район.pptx
Количество просмотров: 51
Количество скачиваний: 0