Слайд 2Муса Җәлил – каһарман шагыйрь

Слайд 3Тест сораулары
1. Муса Җәлилнең туган елы:
А) 1908 – 15нче февраль
Б)

1906 – 15нче февраль
В) 1903 – 15нче февраль
2. Муса Җәлил кайда туган?
А) Казан шәһәре
Б) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы
В) Мордва республикасы Сыркыды авылы
3. Беренче шигырьләрен ул нинди псевдоним белән бастыра?
А) Кечкенә Муса
Б) Кечкенә Җәлил
В) М.Җәлил
4. “Кызыл ромашка” шигырен кем язган?
А) Габдкулла Тукай
Б) Муса Җәлил
В) Фатих Кәрим
5. Бу әсәрләрнең кайсыларын М. Җәлил иҗат иткән?
А) “Көйләрем”
Б) “Җырларым”
В) “Моңнарым”
Слайд 4Дөрес җаваплар:
1 – Б
2 – Б
3 – Б
4 – Б
5 - Б

Слайд 5Билге куегыз:
0 хата – “5”
1 хата – “4”
2-3 хата - “3”

Слайд 6Сүзлек өстендә эш
Юл чаты – берничә юл кушылган урын, перекресток Хәят – тормыш,

жизнь
Юлчы – юлда баручы, путник
Дым - юеш җир, влага
Слайд 7Бу сүзтезмәләрне сүрәтләү чаралары буларак эпитетларга һәм сынландыруларга бүлегез:
Карт имән,
батыр хезмәт,

имән җырлый,
яшел чуклы,
җылы бирә,
имән бүләкләгән
Слайд 8Эпитет –
әдәби ачыклау. Әйбер, күренеш, хәрәкәтне аңа хас булмаган сыйфат

ярдәмендә бәяләү.
Сынландыру -
җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү.
Слайд 11Имән
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.
Слайд 12Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.

Слайд 13Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү

иртәсен кабызган.
Слайд 14Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?

Слайд 15Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән

бу эш ирен.
Слайд 16Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы

җырчы
— Имән җырын тыңлап уза.
Слайд 17Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил-яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.

Слайд 18Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшрен утта янганнарны.

Слайд 19Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.

Слайд 20Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт

имән.
Слайд 21Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек

имән булып.