Слайд 2 Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйр. Ул тормышның кызыклы
якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны зат-сыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйр сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апае районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигыр җыентыклары басылып чыга.
Ш. Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
Слайд 3Бу сорауга заманында
Ул болай җавап биргән :
-Биш тулырга
Унбиш минут -
Дөп-дөресе шул! –
дигән.
Инде яңадан сорыйсы
Вакыт та җитте менә.
-Унбиш тулырга
биш минут ! -
Ди хәзер җитди генә...
Әйдә, кемгә күпме кирәк,
Шул хәтле санасыннар;
Шәвәли яши берьюлы
Биш-унбиш арасында!
Шәвәлигә ничә яшь ?
Слайд 4Шәүкәт Галиевнең әтисе Галиулла , әнисе Бибихәлимә , сеңлесе Наҗия һәм Шәүкәт.
1940 ел.
Слайд 5Шәүкәт Галиев классташлары белән. 1940 ел
Слайд 6Шәүкәт Галиевнең район газетасында эшли башлаган вакыты.
Слайд 780
Балаларның яраткан язучысы
Слайд 8 Баллада – Италиядән кергән сүз, бию дигәнне аңлата. Баллада - лиро-эпик поэзиянең хикәяләү характерындагы
бер төре.