Яңа китаплар галереясе

Слайд 2

Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре : III том. Әлеге хезмәт “Татар шәҗәрәләре” китапларының

Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре : III том. Әлеге хезмәт “Татар шәҗәрәләре” китапларының
(Татар. кит. нәшр., 2012, 2014. – I, II т.) дәвамы буларак нәшер ителә. Китапта тарихи әһәмиятләре тагын да тирәнрәк гасырлардан килгән язма чыганаклар, руслашкан татарларның нәсел шәҗәрәләре һәм керәшен татарларына нисбәтле генеалогик истәлекләр урын алды. Шәҗәрәләр авторның 40 елдан артык эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган бай археографик материаллар нигезендә фәнни-текстологик эшкәртелеп, искәрмәләр ярдәмендә тулыландырылып тәкъдим итәләр.

Слайд 3

Ркаил Зәйдулла. Татар таҗы:
X-XVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында кыска хикәяләр.

Ркаил Зәйдулла. Татар таҗы: X-XVIII гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында кыска хикәяләр.
«Ил», «Татар таҗы» исемле проза китаплары өчен 2005 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Р.Зәйдулла – үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә бара. «Идел» журналында аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Әлеге китап ягыннан X-XVIII йөзләрне колачлый һәм татар халкының таҗы булган олуг шәхесләр – дәүләт ирәннәре, шагыйрьләр, халык күтәрелеше юлбашчылары бәян итә.
Имя файла: Яңа-китаплар-галереясе.pptx
Количество просмотров: 49
Количество скачиваний: 0