төшәм
Тәмле суларың эчәм.
Келәнчемә изге хисне
Күңел түремдә йөртәм.
Җәй көннәре – яшел бишек,
Су буенда талларың.
Сандугач, былбыллар белән
Гөрләп тора таңнарың.
Келәнчемнең чишмәләрен
Эчеп җаның бас әле.
Сагынуларга түзә алмасаң
Туган якка кайт әле.
Җәннәт урыны – Келәнчем
Фирая Ишмурзина шигыре