Слайд 2Гыйлемнән артык – байлык,
наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Слайд 3Алмашлык
- мөстәкыйль сүз төркеме
- исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә
- ясалышы
ягыннан:
1. тамыр: мин, ул, кем, үз...
2. ясалма: ниндидер, кемнеке, барлык...
3. кушма: бернинди, һичкем...
4. парлы: теге-бу, андый-мондый...
5. тезмә: әллә ни, теләсә кем...
Слайд 4- җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә ала
- мәгънә ягыннан
төркемчәләре:
1. Зат: мин, син, без
2. Тартым: минеке, синеке, үзебезнеке, кемнеке
3. Күрсәтү: бу,теге,шул,шундый
4. Сорау: кем, ничек, нинди
5. Билгеләү: үз, һәр, барлык
6. Билгесезлек: кемдер, нәрсәдер, әллә нинди,әллә кайда
7. Юклык: беркем, һичнәрсә, берни, һичкая
Слайд 5 Синеке – илнеке
Бу таулар да синеке.
Елгалар да, таллар да,
Кышкы ап-ак бураннар да,
Җәйге алсу таңнар да, Күргән, ишеткән, тойган
Һәммә нәрсә синеке.
Ә үзең син кемнеке?
Ә син Туган җирнеке!
Сөенечләр китерсәң дә,
Көенечләр китерсәң дә - Барсы газиз илнеке. Равил Фәйзуллин
Слайд 6Тартым алмашлыклары
-Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә
-Башка төр алмашлыкларга –ныкы, -неке (-еке)
кушымчалары ялганып ясала
-Җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә
- Килеш, сан белән төрләнә
Слайд 7Өй эше:
- Р. Фәйзуллин шигырьләреннән өзекләр язып алу, алмашлыкларны табып, төркемчәләрен күрсәтү
-
Төрле алмашлыклар кулланып, “Язгы каникуллар” дигән темага кечкенә инша язарга