Слайд 2Максат:
Хәсән Сарьян иҗатында сатираның әһәмиятен билгеләү, ул күтәргән проблемаларны тагын да тирәнрәк
тикшерү һәм асылына төшенү.
Слайд 3Бурычлар:
1. Язучы Хәсән Сарьянны сатира остасы буларак өйрәнү;
2. Аның татар әдәбиятын үстерүдә
тоткан урынын күрсәтү;
3. Сатира аша бирелгән төп мәсьәләләрне тикшерү;
4. Тел-сурәтләү чараларын билгеләү һәм аларны анализлау.
Слайд 4 Хәсән Сарьян 1930 нчы елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы, Иске Аю
авылында туа.
Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый.
1948-1951 елларда Х. Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты.
Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә.
Слайд 5«Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары, «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1957-1960 елларда Башкорт
дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый.
Слайд 61960 елда Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә.
«Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь,
СССР әдәби
фондының Татарстан бүлеге директоры ,
«Идел» альманахының редакторы булып эшли.
Слайд 7Х. Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив
эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра
Слайд 8Төп басма китаплары
Әткәм һөнәре.-Казан: Тат.кит.нәшр.
1966.
Күңел моңнары.-Казан: Тат.кит.нәшр.
1969.
Бер ананың биш улы. Казан: Тат.кит.нәшр.
1979.
Егет язмышы.-Казан: Тат.кит.нәшр.
1980.