Хәсән Туфан (1900-1981)
ТАТАР СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ КЛАССИК ШАГЫЙРЕ ХӘСӘН ФӘХРИ УЛЫ ТУФАН 1900 ЕЛНЫҢ 27 НОЯБРЕНДӘ (ЯҢА СТИЛЬ БЕЛӘН —9 ДЕКАБРЬДӘ) ЭЛЕККЕ КАЗАН ГУБЕРНАСЫНЫҢ ЧИСТАЙ ӨЯЗЕ АКСУБАЙ ВОЛОСТЕ (ХӘЗЕРГЕ ТАТАРСТАННЫҢ АКСУБАЙ РАЙОНЫ) ИСКЕ КАРМӘТ АВЫЛЫНДА УРТА ХӘЛЛЕ КРЕСТЬЯН ГАИЛӘСЕНДӘ СИГЕЗЕНЧЕ БАЛА БУЛЫП ДӨНЬЯГА КИЛӘ. БУЛАЧАК ШАГЫЙРЬНЕҢ ӘТИСЕ ФӘХРИ АБЗЫЙ ИГЕҢ ИГҮДӘН ТЫШ, СӘГАТЬ ТӨЗӘТҮ, ПЫЯЛА КУЮ, ТИМЕРЧЕЛЕК КЕБЕК ЭШЛӘР БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНГӘН ҺӘМ БУ ҺӨНӘРЛӘРГӘ БАЛАЛАРЫН ДА ӨЙРӘТКӘН.
ХӘСӘН УКЫРГА-ЯЗАРГА ӘТИСЕННӘН ҺӘМ ҮЗЛЕГЕННӘН ӨЙРӘНӘ, Ә 1905 ЕЛГЫ РЕВОЛЮЦИЯДӘН СОҢ КАРМӘТТӘ МӘКТӘП АЧЫЛГАЧ, ШУНДА ЙӨРЕП УКЫЙ БАШЛЫЙ. 1914 ЕЛНЫҢ ЯЗЫНДА УЛ ТОБОЛ ГУБЕРНАСЫНЫҢ АХМАН АВЫЛЫНДА ЯҢА ҖИР АЛЫП УРНАШКАН АБЫЙЛАРЫ ЯНЫНА КИТӘ ҺӘМ ҖӘЕН АЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ БАКЫР КОЛЧЕДАНЫ РУДНИГЫНДА ЭШЛИ. ШУЛ ЕЛНЫҢ КӨЗЕНДӘ АБЫЙЛАРЫ АНЫ УФАГА «ГАЛИЯ» МӘДРӘСӘСЕНӘ УКЫРГА ҖИБӘРӘЛӘР. ҮЗ ЧОРЫНЫҢ АЛДЫНГЫ УКУ ЙОРТЛАРЫННАН САНАЛГАН БУ МӘДРӘСӘ X. ТУФАННЫҢ БЕЛЕМ ДАИРӘСЕН КИҢӘЙТҮГӘ ҺӘМ ӘДӘБИ ИҖАТ ЭШЕНӘ ТАРТЫЛУЫНА УҢАЙ ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ. ШУНДА УЛ Г. ИБРАҺИМОВТАН ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕ ТЫҢЛЫЙ, ШУЛ УК МӘДРӘСӘНЕҢ ШӘКЕРТЕ Ш. БАБИЧ ОЕШТЫРГАН ТҮГӘРӘККӘ ЙӨРЕП, ШИГЫРЬ СЕРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘНӘ, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘРДӘ С. РӘМИЕВ, М. ГАФУPИ, С. СҮНЧӘЛӘЙ КЕБЕК ШАГЫЙРЬЛӘРНЕҢ ЧЫГЫШЛАРЫН ИШЕТӘ. ҖӘЙГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЛАРЫНДА ЯШҮСМЕР ЕГЕТ, УКУЫН ДӘВАМ ИТӘРГӘ АКЧА ЮНӘТҮ ӨЧЕН, УРАЛ РУДНИКЛАРЫНДА ШАХТЕР, СӘГАТЬ ТӨЗӘТҮЧЕ, ЛЫСЬВА МЕТАЛЛУРГИЯ ЗАВОДЫНДА ТОКАРЬ БУЛЫП ЭШЛИ.
X. ТУФАННЫҢ ИСЕМЕ МАТБУГАТТА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР 1924 ЕЛДА КҮРЕНӘ. ШУЛ ЕЛНЫ «ОКТЯБРЬ БАЛАСЫ» ЖУРНАЛЫ ҺӘМ «КЫЗЫЛ ТАТАРСТАН» ГАЗЕТАСЫ БИТЛӘРЕНДӘ АНЫҢ БЕРНИЧӘ ШИГЫРЕ БАСЫЛЫП ЧЫГА.ШУННАН СОҢ Х.ТУФАН ТАТАР ШИГРЫЯТЕНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ШАГЫЙРЕ БУЛЫП ТАНЫЛА. СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫН ҮСТЕРҮДӘГЕ ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН ХӘСӘН ТУФАН ИКЕ ТАПКЫР (1970, 1980) ХЕЗМӘТ КЫЗЫЛ БАЙРАГЫ ОРДЕНЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ, Ә «САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР» (КАЗАН, 1964) КИТАБЫ ӨЧЕН АҢА 1966 ЕЛДА ТАТАРСТАН АССРНЫҢ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕ БИРЕЛДЕ.
ХӘСӘН ТУФАН 1981 ЕЛНЫҢ 10 ИЮНЕНДӘ КАЗАНДА ВАФАТ БУЛДЫ.
1940 - 56 елларда Хәсән ага тоткынлыкта була. Газап, кайгы- хәсрәт, үлем белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала. 1937 нче елда "Ант" поэмасы өчен Хәсән аганы Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Көн саен, төн саен кулга алуларын көтеп яши ул. 1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Шагыйрь ялгызы бер камерада үлем көтеп ята. Язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Үлем карары 10 елга каты режимлы колония белән алыштырыла. Алга таба шагыйрьнең тормышы тагын да авырлаша. Ул иң авыр эшкә- урман кисәргә билгеләнә. Ашау ягы начарая, ачлыктан аяк-куллары шешенә. Х. Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Коточкыч арый, йончый. Физик яктан да, рухи яктан да Хәсән абый түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча аны, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайтып төшә. Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала. Хәсән Туфанның тоткынлыкта булуы