белән күзгә - күз очрашу чоры бу. Язмыш аны сындырып сыный... Ләкин шагыйрь иманына, халкына, иленә тугры кала.
1937 нче елда "Ант" поэмасы өчен Хәсән аганы Язучылар Союзыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Көн саен, төн саен кулга алуларын көтеп яши ул.
1942 нче елның 7 нче мартында суд була. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Шагыйрь ялгызы бер камерада үлем көтеп ята. Язмышы көтелмәгән борылыш ясый. Үлем карары 10 елга каты режимлы колония белән алыштырыла. Алга таба шагыйрьнең тормышы тагын да авырлаша. Ул иң авыр эшкә- урман кисәргә билгеләнә. Ашау ягы начарая, ачлыктан аяк-куллары шешенә.
Х. Туфан колониядә үз срогын тулысынча тутыра. Коточкыч арый, йончый. Физик яктан да, рухи яктан да Хәсән абый түземсезлек белән иреккә чыгу көннәрен көтә. Әмма бер сүз дә аңлатып тормыйча аны, Себергә мәңгелек сөргенгә җибәрәләр.
Х. Туфанның тоткынлык дәвере 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендәге җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 нчы елның җәендә ул Казанга кайтып төшә.
Ул өенә кайтканда аның улы да, хатыны да үлгән була инде, тик кызы гына һәм язучы дуслары гына каршы ала.
Хәсән Туфанның тоткынлыкта булуы