Презентации, проекты, доклады в PowerPoint на любую тему

Дартс. Дартс мишене
Дартс. Дартс мишене
Дартс Дартс (инг. darts - дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) — стенага эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә. Дартс мишене — дротиклар ыргытыр өчен санлы секторларга бүленгән түгәрәк.Егерме радиаль секторга 1 дән 20 гә кадәр саннар бирелгән.Мишень үзәгендәге түгәрәк «Булл-ай» (инг. bull’s eye — үгез күзе) дип атала. Аны кыскача «Булл» дип кенә дә йөртәләр. Ул 50 санын йөртә.Яшел боҗра булл-ай тирәли урнашкан (25 саны).Эчке тар боҗра сектор санын өчкә тапкырлый һәм «требл» дип атала.Тышкы тар боҗра сектор санын икегә тапкырлый һәм «дабл» дип атала.Мишеньнәрнең тимерчыбыклары секторларны аера һәм формасы буенча төрле була: Гади (түгәрәк) тимечыбыкларның дротикларны кире кагу проценты зур. Алар җүнрәк мишеньнәрдә очрый. Өчьяклы тимерчыбыкларга дротик эләксә шуып барыбер мишеньгә кадала. Профессионал мишеньнәрдә аеруча нәзек тимерчыбыклар кулланалар. Аларның бәяләре чагыштырмача кыйбат, ләкин дротиклар мишеньгә эләгеп кире төшү проценты бик аз.
Продолжить чтение