Слайд 3
Максат:
1.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре
формалаштыру.
2.Укучыларда ана

телен өйрәнүгә кызыксыну,
омтылыш, эзләнүгә теләк уяту.
3.Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам
тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген
саклап, халыкның рухи мирасын
өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Слайд 4
Халык авыз иҗаты әсәрләре:
1.Бишек җырлары
2.Такмаклар
3.Такмазалар
4.Санамышлар
5.Табышмаклар
6.Мәкальләр
7.Әкиятләр
8.Мәсәлләр
9.Тизәйткечләр
10.Мәзәкләр

Слайд 5
Кайбер әкиятләрнең,табышмак,
җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер

генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.
Слайд 6 Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөмләләр

ул.
Мәкальнең төп мәгънәсе “сөйләп,әйтеп бирү”дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү.
Слайд 7Мәкальләр
Тән биргән дә ана,
Сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана,
Көй биргән дә

ана.
Ата –анаң чын дустың,
Дус – ишләрең юлдашың.
Слайд 8 Бишек -яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак

яки йоклату урыны.
Слайд 9 Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр.

Слайд 10 Бишек җыры.
Әлли – бәлли бәүкәем,
Җан йөрәгем, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр

бәбкәем...
Слайд 11
Бишек җырлары.
Әлли – бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу.
Бәү – бәү

итеп,күз йомып
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәктәпләргә китәр бу.
Мәктәпләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Слайд 12Сораулар:
1.Назлап әйтелә торан “бәүкәем,җан йөрәгем, нәнкәем, бәбкәем”сүзләрен әниең сиңа әйтәме?
2. Бишек җырларын

җырлаганда, ана баласына нинди теләкләр тели?
3.Әниең сиңа нинди бишек җырлары җырлады икән?
Слайд 13 Тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтер өчен кулланыла торган шигъри әсәрләр.

Карамага карама
Карама, карама,карамага карама,
Карамага карасаң, ике күзең карала.
( карама – ясень)
Слайд 14Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты

әсәрләре.
Бие,бие,бие әле,
Биегәнең юк әле;
Сине матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле.
Челтәр икән якасы,
Бигрәк матур тәңкәсе;
Аккош микән,былбыл микән
Моны үстергән әнкәсе.
Слайд 15 тәңкә – монета
аккош – лебедь
былбыл - соловей

Слайд 16 Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган үзенә

бер төр тезем сүзләр.
Слайд 17 Санамыш.
Кура җиләк
Бер чиләк, ике чиләк,
Өч чиләк, дүрт чиләк,
Биш чиләк,алты чиләк,
Җиде

чиләк,сигез чиләк,
Тугыз чиләк – кура җиләк!
Слайд 18 Табышмак – зиһен ачкычы
Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис

сүзне табышмак диләр.
Слайд 19Җире ак,
Орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.

Слайд 20Агач түгел – яфраклы,
Күлмәк түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли,
Нәрсә ул?

Слайд 21 Мәзәк – күңел ачкычы
Саф һавада йөри
Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең?
Ут юк

иде.
Ә телевизор карадыңмы соң?
Аны бит мин караңгыда карадым.
Слайд 22Сорауларга җавап бир:
1.Син нинди табышмаклар беләсең?
2.Уен вакытында нинди санамышлар кулланасыз?
3.Нинди мәзәкләр беләсең?

Киңәш:”Сабантуй” газетасында чыгып бара торган мәзәкләр,табышмак, санамыш,һәм әкиятләрне укы, ошаганын дәфтәреңә яз.