Слайд 2Нәрсә ул фонетика, орфоэпия?
Слайд 3Сез нинди авазларны беләсез?
Слайд 4Татар телендә ничә сузык аваз бар? Алар нинди төрләргә бүленә?
Слайд 5А, о, у, ы авазларын әйтеп карагыз. Алар ничек ясала?
Слайд 6А, о, у, ы
Эти звуки образуются при движении языка назад. Их
называют гласными заднего ряда(арткы рәт сузыклары) или твердыми гласными (калын сузыклар).
Слайд 7ә, ө, ү, э, и авазларын әйтеп карагыз.
Алар ничек ясала?
Слайд 8ә, ө, ү, э, и
Эти звуки образуются при движении языка вперёд
и вниз. Их называют гласными переднего ряда (алгы рәт сузыклары) или мягкими гласными (нечкә сузыклар).
Слайд 9Шигырьне укыгыз, андагы сүзләрне ике баганага бүлеп языгыз
Уятыйм әле кояшны-
Көннәрем якты булсын!
Уятыйм
әле бакчаны-
Көннәрем татлы булсын!
Уятыйм әле әнине-
Көннәрем җылы булсын!
Уятыйм әле кошларны-
Көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле дусларны-
Көннәрем ямьле булсын!
Уятыйм әле Җир шарын-
Көннәрем гөрләп торсын!
Слайд 10Без бүген нинди авазларны өйрәндек?
Сузыклар нинди ике төргә бүленә?
Калын һәм
нечкә сузыкларның әйтелешен аңлатыгыз.
Слайд 11Өй эше.
Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез:
көз, яңгыр, җил, кояш, көн, болыт.