Слайд 2Чаңгы спорты
1.Тарихи белешмә
Кайбер галимнәр чаңгы таш гасырда барлыкка килгән дип фаразлыйлар, чөнки кыяларда чаңгыда
басып торган кеше рәсемнәре очрый. Тарихи, археологик тикшерүләр, урыс әкиятләре һәм скандинавия эпосы, шулай ук башка чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның чаңгыдан безнең эрага кадәр үк файдалануы турында сөйли. Атап әйткәндә, чаңгы палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган.
Скандинавиядә борынгы заманнарда ук чаңгы алиһәсе булган, ә чаңгы алласын башы өскә таба кайтарылган чаңгыларга бастырып ясаганнар.
Беренче чаңгыларны хайваннар сөягеннән ясаганнар. Аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар. Норвегиянең Холменколлен музеенда сакланучы викинг чаңгылары 3 м 90 см озынлыкта, 9 кг авырлыкта. Беренче чаңгы ярышлары Норвегиядә 1767 елда узган. Беренче призны да норвегияле Сондре Норхейм яулаган һәм ул хәзер дә без йөри торган чаңгыларны уйлап табучы дип санала.
Рус илендә чаңгы турындагы беренче язмалар XII гасырда митрополит Никифорның Киев кнәзе Владимир Мономахка язган хатында телгә алына. XIX йөзнең икенче яртысында Русиядә спорт хәрәкәте үсеш ала. 1895 елның 29 декабрендә Мәскәү чаңгычылар клубы оеша. Бу датаны илдә чаңгы спорты туган көне дип йөртү гадәткә кергән.
Слайд 3Чаңгыда йөгерү ярышлары
Бирелгән араны чаңгыда вакытка узу ярышлары. Чаңгыда йөгерү ярышлары классик
һәм ирекле стильләрдә уздырыла. Дөнья чаңгы спорты тарихына кагылганда, әлегә Олимпия уеннарында шәхси ярышта өч һәм аннан күбрәк җиңүче булган ир-атлардан тик алты спортчы бар – Норвегия спортчылары Бьорн Дэли (1992, 1994 һәм 1998 еллар җиңүчесе), Томас Альсгорд (1994, 2002 еллар), шведлар Сикстен Ернберг (1956, 1960 һәм 1964 еллар), Гунде Сван (1984, 1988 еллар), Томас Вассберг (1980, 1984, 1988 еллар) һәм Николай Зимятов (1980 һәм 1984 еллар җиңүчесе).
Слайд 4Исем, фамилиясе: Рушан Миннегулов
Туган урыны:Татарстан Республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы
Рушан абый
унике яшендә бәхетсезлеккә юлыгып, кул бармакларын өздерә.Анда ихтыяр көче зур була. Рушан абый спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый.
Чаңгыда беренче җиңүен 2007 елда яулый: Татарстан чемпионатында III урынга чыга
2007 ел-Сыктывкар шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашып, I разрядлы чаңгычы нормасын үти.
2010 елда Канаданың Ванкувер шәһәрендә үткән
X Параолимпия уеннарында катнашып 5нче урынны яулый.
2012 елда Финляндиядә үткән Дөнья Кубогы этабында чаңгы спорты буенча 10 километрлы дистанциядә һәм эстафетада Россия командасы составында да 1нче була
Слайд 5Сочи шәһәрендә үткән Россия чемпионатында
10 километрлы дистанциядә -1нче, спринтта 2нче урынны
ала.
Март аенда Швецияның Соллефти шәһәрендә барган Дөнья чемпионаты эстафетасында - 1нче, 10 һәм 20 километрлы дистанциядә - 2нче, спринтта 3нче булды.
Саба егете Сочи шәһәрендә үткәрелгән Дөнья Кубогы этабында да шушы уңышларын кабатлады.
Рушан Миңнеголов Дөнья Кубогының 2012-2013 еллар сезоны этапларының гомуми нәтиҗәләре буенча 1нче урынны яулап, «Бәллүр глобуска» лаек була
Слайд 6-
“Кем син?”дисезме мине,
Белмисезме? Кит инде….
Мин-Саба ягыннан булган
Кәттә егет бит инде!
Слайд 7
Паралимпия чемпионы Рушан Миннегуловны Татарстан президенты котлый
Слайд 8“Булдыра безнең егет!”-ди Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Н.
Слайд 9“Дуслар миңа көч биреп тордылар!”
Слайд 10Алар һәрчак минем янәшәдә,-ди Рушан абый
Слайд 11Музейга үзенең истәлекләрен бүләк итте Рушан абый
Музей җитәкчеләре аңа бик рәхмәтле!!!
Слайд 12Татарстан сине зурлый,Рушан абый.
Син молодец!!!
Слайд 13
Пересвет шәһәрендә Пхенчхандагы(Корея) үткән XII Паралимпия кышкы уеннары программасына кергән ачык Бөтенроссия
спорт ярышларынада, якташыбыз Рушан Миңнегулов бронза медаль яулады