Илдэ калдын жыр булып

Содержание

Слайд 2

Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда

Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул
авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә.
Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора.

Слайд 3

Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә бик

Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә бик
тыгыз хезмәттәшлектә була. Бу фото (сулда – Камил, уңда – Габдулла) – шул еллардагы мөнәсәбәтләрнең шаһиты.

Слайд 4

Г.Тукайның Уральскидагы матбагада эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме.
1905 ел.

Г.Тукайның Уральскидагы матбагада эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме. 1905 ел.

Слайд 5

Г.Тукай Уральскидагы иптәшләре арасында. 1907 елгы фоторәсем. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин (буфетчы), Курушкин

Г.Тукай Уральскидагы иптәшләре арасында. 1907 елгы фоторәсем. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин (буфетчы), Курушкин
(бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга).

Слайд 6

Габдулла Тукай Казанга килгән чорда.
1908 ел

Габдулла Тукай Казанга килгән чорда. 1908 ел

Слайд 7

Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан
1908 ел.

Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан 1908 ел.

Слайд 8

Өч дус, өч шагыйрь. Тукай, уртада Сәгыйть Рәмиев, җирдә – Фәхрелислам Агиев.

Өч дус, өч шагыйрь. Тукай, уртада Сәгыйть Рәмиев, җирдә – Фәхрелислам Агиев.

Слайд 9

Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шаһит Гайфи. Тукай

Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шаһит Гайфи.
Әстерханга баргач, Шаһит Гайфи анда аның яшәешен кайгыртучы була. Тукайны күп тапкырлар кымыз эчәргә алып баралар. Әстерханда Тукай шифаханә шартларында яши. 

Слайд 10

Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә

Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә
сулдан: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев.

Слайд 11

Г.Тукай.
1912 елгы фоторәсем.
Тукайның бераз гына елмаеп төшкән бу бердәнбер фотосы.

Г.Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Тукайның бераз гына елмаеп төшкән бу бердәнбер фотосы.

Слайд 12

Г.Тукайның дусты Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Коләхмәтов белән төшкән 1912 елгы фоторәсеме.

Г.Тукайның дусты Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Коләхмәтов белән төшкән 1912 елгы фоторәсеме.

Слайд 13

1913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак. Дуслары

1913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак. Дуслары
шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән 1 апрельдә хастаханәгә фотограф чакыралар. Фотога төшүчеләр өчәү була. Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән "сөртелә". Тукай үзе генә кала.

Слайд 14

Татар халкының бөек шагыйре 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать

Татар халкының бөек шагыйре 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать
15 минутта күзләрен мәңгегә йома...
Шагыйрьнең вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек бүгенге көндә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана.

Слайд 15

Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукай белән 1913 елның 17 (4)

Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукай белән 1913 елның 17 (4)
апрелендә хушлаша. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга Казан урамнарына бик күп халык чыга. Алар арасында – шагыйрьнең якын дуслары, дин әһелләре, газета–журнал, нәшрият хезмәткәрләре, "Сәйяр" артистлары, шәкертләр, студентлар һәм, гомумән, бик күп төрле катлау халкы.
Шагыйрьнең җеназасы Печән базары мәчете каршында.
Имя файла: Илдэ-калдын-жыр-булып.pptx
Количество просмотров: 44
Количество скачиваний: 0