Муса Жәлил герой - шагыйрь

Содержание

Слайд 2

Дәреснең максаты:
Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру;
Шигырьләрен уку;
Укучыларның сүз байлыгын арттыру;

Дәреснең максаты: Шагыйрьнең биографиясе белән таныштыру; Шигырьләрен уку; Укучыларның сүз байлыгын арттыру;
Олы буын кешеләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау:
“Шагыйрьнең балачагы һәм яшьлеге” фотостенды;
Муса Җәлилнең шигырь җыентыклары;
“Моабит дәфтәрләре”.

Слайд 3

1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак

1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр
сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөньяга аваз сала.
Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа Муса исеме куша.
Бу исем акыллының акыллысы мәгънәсен аңлата.

1906 - 1944

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
М. Җәлил

Слайд 4

1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил

1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай,
Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша.
Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.

Слайд 5

1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
1923 елда

1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли. 1923 елда
татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела.
1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга.
1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый.
1928 елда “Иптәшкә” дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

Слайд 6

1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының җаваплы

1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының җаваплы
редакторы була.
1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый.
1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.
Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Слайд 8

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең
Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза:
Мин тез чукмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Меңен түгел, бары йөзең генә
Юк итәлдем синең сыңарның.
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп гафу сорармын.
( «Катыйль» шигыре).
Катыйль- “палач” сүзен аңлата.

Слайд 9

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин аларына
аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Слайд 10

1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем

1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем
җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Сонгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
(“Җырларым” шигыреннән өзек)

Слайд 11

Казандагы Татар дәүләт опера
һәм балет академия театры
аның исемен йөртә.

Муса

Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Муса
Җәлил исемен халкыбыз мәнгеләштерде.

Ул яшәгән фатирда музей ачылды.

Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды.

Слайд 12

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә.
1956 нчы елның 2 нче

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче февралендә
февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Слайд 13

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назланды җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте

Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назланды җил
өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләрен, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең?Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?
Әйтте кызыл ромашка:
“Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы:
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә, аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында.

КЫЗЫЛ РОМАШКА.

Слайд 14

Өй эше.

Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга.
Шагыйрьнең тормыш юлын

Өй эше. Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга. Шагыйрьнең тормыш юлын белергә.
белергә.
Имя файла: Муса-Жәлил-герой---шагыйрь.pptx
Количество просмотров: 49
Количество скачиваний: 0