Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов)

Содержание

Слайд 2


Чытырманда былбыл сайрый
Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык»

Чытырманда былбыл сайрый Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык»
дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин «Чакырылмаган кунак — татардан да яманрак...» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем.

Слайд 3

Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим

Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 январенда Татарстан АССРның Мөслим
районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. (2007 елда вафат.) Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965— 1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.

Слайд 4

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп
шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар.

Слайд 5

Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи

Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи
вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.

Слайд 6

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы),

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы),
«Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты. Зөлфәт—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Слайд 7

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, респуликабызның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
бүләкләре иясе шагыйрь Зөлфәтнең иҗатына.

Слайд 8

Дүрт җыр
     Аргы ярда әле көмеш җырлар,  Елларның да аргы ярында,  Чыдар микән йөрәк

Дүрт җыр Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар
ахыргача  Җырлаганчы шуның барын да?  Беренче җыр - илем турында ул,  Олы юлга дәшкән җырдыр ул,  Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре  Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул,  Ун мең еллык моңлы көйдер ул; Бу җиһанда җанны җылытучы  Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр - Мең яңарган иске моңдыр ул;  Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен  Һавадыр ул, сихри тындыр ул.  Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр  Елларның иң аргы ярында.  Ансын каен җырлар... каберемдә...  Калганнарын - үзем! Барын да!..
                                                                                                1970

Слайд 9

Нидер булды...
Бәй,мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре Бик якынмыни шулай? Без килгән

Нидер булды... Бәй,мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре
һәм дә китәсе Мәңгелек шушымыни? Аңардан курку-өркүләр Җанның ялгышымыни? Нидер булды... Ишетелде Миңа серле тынлыктан - Оҗмах-җәннәт бакчасының Күгәннәре тутыккан. Җимерелде алтын мифлар Һәм гадилек сирпелде... Мәңгелегең миңа хәзер, - Билләһи, дим, гөнаһ булмас - Ындыр арты шикелле...
                                                                                      05.10.02.