татарча сөйләшәм» акциясендә актив катнаша. Безнең максатыбыз – кече яшьтән үк балаларда татар телендә сөйләшергә теләк, кызыксыну уяту, туган телеңә карата ихтирам, мәхәббәт тудыру.
Мәктәптә «Мин татарча сөйләшәм» түгәрәге эшләп килә. Ел башында план төзелә. План берләшмәдә кабул ителә. Безнең “Эзтабарлар” командасы 15 кешедән тора. Ләкин без команда белән генә эшләмибез, ә бөтен сыйныф укучыларын да җәлеп итәбез. 4нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныф укучылары катнаша. “Эзтабарлар” командасы, мәктәпкүләм, шәһәркүләм ярышларда актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. 17 нче март көнне матур сүзләрдән төзелгән 100 данә “Татар телендә синең 150 сүзең” дигән сүзлекләрен, “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенең эмблемасын 100 укучыга бүләк иттеләр. Мәктәп укытучыларына, җитәкчеләргә, оныкларын алырга килгән әбиләргә, кибет янындагы кешеләргә, ашхәнә эшчеләренә, 5 нче санлы балалар поликлиникасындагы шәфкать туташларына да өләштеләр. Шулай итеп, планнаштырган чара уңышлы үтте.
БЕЗНЕҢ ДЕВИЗ: «ТЕЛЕ БАРНЫҢ, ИЛЕ БАР!»