Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунҗан улы Ахунов
Г.Ахунов 1925нче елның 18 нче сентябрендә Арча районы Өчиле авылында игенче гаиләсендә туа. 1947 елда – Арча педучилищесен, 1952 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Аннары “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында эшли. 1956-1968 елларда Әлмәттә яши һәм андагы язучыларның җирле оешмасын җитәкли. 1968 елда Казанга кайта һәм Татарстан Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе, аннан соң “Казан утлары”ның баш мөхәррире, соңрак Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазифаларын башкара. Әдәбиятка ул “Галләм сорау бирә” дигән хикәясе белән 1951 елда килеп керә. Шуннан соң “Яшьлек яме”, “Канатлар кая илтә”, “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр” кебек повестьлар, “Хәзинә”, “Хуҗалар”, “Идел кызы” кебек романнар иҗат итә. М.А.Шолоховның “Тын Дон”ын, Н.Погодинның “Баһадирлар”ын, А.С.Макаренконың “Педагогик поэма”сын татар теленә тәрҗемә итә. 1973 елны Г.Ахунов “Хәзинә” романы һәм “Чикләвек төше” повесте өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елның декабрендә аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә.