Халык авыз иҗаты илендә саннар

Содержание

Слайд 2

Табышмаклар

* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)
* Бишәү чәчә, берәү жыя. (Язу,

Табышмаклар * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль) * Бишәү
уку)
* Үзе бер карыш, Теле мең карыш. (Каләм)
* Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар)

Слайд 3

* Дүрт почмаклы келәтем, − Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк, − Тамгасы

* Дүрт почмаклы келәтем, − Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым
бар түшендә.
Мең шырпыга бер лампа.
* Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат.

Слайд 4

* Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә

* Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны
йөз егерме яшь.
* Ай белән килә, Көн белән китә, Алтын башлы, Көмеш чәчле, Мең дә бер яшьле.

Слайд 5

* Аягы алтмыш, Кулы җитмеш, Бите мең бер йөз җитмеш.
* Безнең киленнең кырык

* Аягы алтмыш, Кулы җитмеш, Бите мең бер йөз җитмеш. * Безнең
итәге, Урамга чыкса, җил кайтара.
* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек, Башы − җирдә, койрыгы − коймада. * Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк.

Слайд 6

* Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый.
* Бер кисмәктә мең

* Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый.
егет.

Слайд 7

* Бер ботак, Бер ботакта бер мең борчак.
* Таяк, Таяк өстендә маяк; Маяк өстендә кибет, Кибет

* Бер ботак, Бер ботакта бер мең борчак. * Таяк, Таяк өстендә
эчендә дүрт мең егет.
* Бер йомгакта мең энә, Сиңа тими, син тимә.

Слайд 8

Мәкальләр

Бер калган эш кырык елга калыр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Коралда

Мәкальләр Бер калган эш кырык елга калыр. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр
кырык кешенең көче бар.
Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.
Сигез көнгә тугыз бәйрәм.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.
Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.
Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.

Слайд 9

Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк.
Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
Каргыш

Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк. Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп
ике башлы, юан башы үзеңә төшә.
Яман хәбәр алтмыш аяклы була, имеш.
Ике биюче бер арканда биемәс.
Иң яхшы көйне дә рәттән өч кат җырламыйлар.
Уенчыга ялынсаң, өч көнгәчә назланыр.
Белгәнең - тугыз, белмәгәнең - утыз.
Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

Слайд 10

Мәзәкләр

Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч: - Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның

Мәзәкләр Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч: - Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике
берсен дә атламыйм! - Нишләп? - Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе: - Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән. Беренчесе: - Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән.

Слайд 11

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә
алыйп кайта. Әнисе, улын оялтмакчы булып: - Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән. Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән. Әнисе, гаҗәпләнеп: - И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит? - Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

Слайд 12

Санамышлар

Бер –бермәк...
Ун- уймак,
Кәҗәнкәдә каймак
Ары чыпчык, бире чыпчык,
Кызыл серкә, сикер чык.
Бер,

Санамышлар Бер –бермәк... Ун- уймак, Кәҗәнкәдә каймак Ары чыпчык, бире чыпчык, Кызыл
ике,
Әби кызы унике
Бер, ике, өч,
Сиңа көч,
Син моннан күч.

Слайд 13

Такмаклар

Ике песи суга бара
Көянтә, чиләк асып.
Ике тычкан карап кала

Такмаклар Ике песи суга бара Көянтә, чиләк асып. Ике тычкан карап кала
Капка төбенә басып.
Алтмыш яшьлек тавыгыбыз
Йөз йомыркага утырган.
Безнең кәҗә кесәсенә
Вак чикләвек тутырган.
Әнә килә автомобиль,
Аны йөртә Гөлҗамал;
“Бишле” алулары күңелле
“Икеле ” алсаң бик яман.

Слайд 14

Тел көрмәкләндергечләр

Мич башында биш мәче
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына

Тел көрмәкләндергечләр Мич башында биш мәче Биш мәченең биш башы. Биш мәченең

Ишелмәсен мич ташы
Тиз әйтергә мин кыстамыйм,
Бик еш әйтәм мин аны, биш кат,
Биш кат әйтсәм, мин бик шат
Имя файла: Халык-авыз-иҗаты-илендә-саннар.pptx
Количество просмотров: 25
Количество скачиваний: 1