Габдулла Тукай фотосурәттә

Содержание

Слайд 2

Актуальлек: Габдулла Тукайныӊ фотосүрәтләрдә йѳзенеӊ тѳрлечә бирелешен ачыклау фәнни эшкә этәргеч булып

Актуальлек: Габдулла Тукайныӊ фотосүрәтләрдә йѳзенеӊ тѳрлечә бирелешен ачыклау фәнни эшкә этәргеч булып
тора.
Максат: Г.Тукай фотосүрәтләренеӊ фәнни чыганакларда тѳрлечә чагылышыныӊ әдәби асылын күрсәтү.
Бурычлар:
1.Тѳрле әдәби чыганаклардан Г.Тукайныӊ фотосүрәтләрен туплау.
2.Фотосүрәтләрдәге аермалылыкны hәм охшашлыкны ачыклау.
3.Ачыкланган нәтиҗәләр буенча фәнни эшкә йомгак ясау.

Слайд 3

Рәсемдә тәбәнәк буйлы, ак күлмәкле, шәкертләр кәзәкиеннән, башына биек кәләпүш кигән

Рәсемдә тәбәнәк буйлы, ак күлмәкле, шәкертләр кәзәкиеннән, башына биек кәләпүш кигән малай
малай фотосын күрәбез. Рәсемгә карап, әлеге шәкерткә унике-унөч яшьләрдер дип уйлыйсың.Ә чынлыкта, бу Г.Тукайның унҗиде яшьлек егет чагы.
1903 ел, Җаек.

Г.Тукайныӊ бала чактагы фотолары юк, дѳресрәге, елы да, вакыты
да ул булмаган. Бары тик 1903 елда, унҗиде яшендә генә, объектив
каршына баса. Әлеге фото моныӊ дәлиле.

Слайд 4

1905 ел. Г.Тукай Камил Мотыгый белән.

Бу фотосүрәткә карата шик белдерүчеләр дә

1905 ел. Г.Тукай Камил Мотыгый белән. Бу фотосүрәткә карата шик белдерүчеләр дә
табылган. Ягъни, Тукай түгел, ә бөтенләй таныш булмаган шәкерт диючеләр дә булган. Ләкин, нәкъ менә беренче һәм икенче фотосүрәттәге Тукай охшаш.Миңа калса, бу бердәнбер очрак.

Слайд 5

1906 елда Г.Тукайның кулына журнал тоткан килеш төшкән фотосүрәте сакланган. Игътибар белән

1906 елда Г.Тукайның кулына журнал тоткан килеш төшкән фотосүрәте сакланган. Игътибар белән
карасак, шагыйрьнең уң ягында тагы кемдер булуы сизелә. Бу кеше Камил Мотыйги була.

Слайд 6

1907 елда төшерелгән фотосүрәтне мин бик озак өйрәндем, карадым, уйландым, икеләндем... Чөнки

1907 елда төшерелгән фотосүрәтне мин бик озак өйрәндем, карадым, уйландым, икеләндем... Чөнки
әлеге рәсемдә Тукай бөтенләй башка. Әйтерсең, безнең алда кара күзлек кигән сукыр кеше утыра.

Слайд 7

“Әл-Ислах” нәшрияте хезмәткәрләре. 1908 ел.

Габдулла Тукайның хезмәттәшләре белән төшкән фотосы.

“Әл-Ислах” нәшрияте хезмәткәрләре. 1908 ел. Габдулла Тукайның хезмәттәшләре белән төшкән фотосы.

Слайд 8

Өч дус, өч шагыйрь . Аягын эскәмиягә куйганы – Тукай, Сәгыйт Рәмиев

Өч дус, өч шагыйрь . Аягын эскәмиягә куйганы – Тукай, Сәгыйт Рәмиев
– уртада, өченчесе – Фәхрелислам Агиев. Өчесенең дә үлеме – иртә, кызганыч үлем.
1908 ел.

Слайд 9

Г.Тукайның төрле фәнни-әдәби чыганакларда иң еш очрый торган фотосы дисәм дә ялгышмам.

Г.Тукайның төрле фәнни-әдәби чыганакларда иң еш очрый торган фотосы дисәм дә ялгышмам.
Чөнки әлеге фотосүрәттә шагыйрьнең тулы, түгәрәк йөзле, чибәр, зәвык белән киенгән вакыты. Әлбәттә, бу фотографның тырышлыгы нәтиҗәсе. Чынлыкка туры килмәсә дә, Тукайның үзенә фотосүрәте бик ошаган. Якынча 1910 ел.

Слайд 10

Әлеге фотосүрәттә Г.Тукай фуражкадан. Ул малайлар сыман. Шагыйрьнең кечкенә, ябык гәүдәсе аны

Әлеге фотосүрәттә Г.Тукай фуражкадан. Ул малайлар сыман. Шагыйрьнең кечкенә, ябык гәүдәсе аны
гел баласытып күрсәтә. Бу фоторәсем күп чыганакларда очрый, ләкин тулы форматта түгел.
1911 ел.

Слайд 11

Шулай ук 1911 елгы фоторәсем. Г.Тукай, С.Рәмиев һәм Шәхид Гайфи лодкада утыралар.

Шулай ук 1911 елгы фоторәсем. Г.Тукай, С.Рәмиев һәм Шәхид Гайфи лодкада утыралар.
Ш.Гайфи Әстерханда Г.Тукайны оештыручы һәм урнаштыручы буларак билгеле шәхес. Бер елда төшерелгән фотолар булса да, алар арасындагы аермалылык күзгә ташланмый калмый.

Слайд 12

Әстерханда дәваланып кайтканнан соң, төшкән әлеге рәсемдә Тукайның кәефе һәм сәламәтлеге яхшырган

Әстерханда дәваланып кайтканнан соң, төшкән әлеге рәсемдә Тукайның кәефе һәм сәламәтлеге яхшырган
чак. Шуңа күрәдер ул монда чибәр, тулы йөзле, таза күңелле булып сакланган. Киемнәренең зәвыклыгы, байлыгы нәшриятчы Борһан Шәрәф тырышлыгы. 1911 ел.

Слайд 13

1912 елгы фоторәсемдә Г.Тукайның йөзендә аз гына елмаю сизелә. Әгәр ялгышмасам, бу

1912 елгы фоторәсемдә Г.Тукайның йөзендә аз гына елмаю сизелә. Әгәр ялгышмасам, бу
аның бердәнбер фотосы. Башкалары белән чагыштырсак, шагыйрь монда бөтенләй үзгә. Алдагы фотосүрәтләрдән аермалы буларак, без аны мыеклы килеш күрәбез. Тукай йөзенә тагы бер яңалык, үзгәреш.

Слайд 14

Бер ел эчендә өч фотосүрәт ясала, һәм бер-берсенә һич охшаш түгел. Габдулла

Бер ел эчендә өч фотосүрәт ясала, һәм бер-берсенә һич охшаш түгел. Габдулла
Тукай абыйлы-энеле Коләхметовлар һәм Фатих Әмирхан белән. Тукай йөзендэ балалыкның эзе дә юк. Ул ир-атлар рәтендә атлый. Ләкин бик аз...
1912 ел.

Слайд 15

Әлеге фоторәсемдә Габдулла Тукай чын акыл иясе: киң маңгай, кәкрерәк борын, таләпчән,

Әлеге фоторәсемдә Габдулла Тукай чын акыл иясе: киң маңгай, кәкрерәк борын, таләпчән,
кисәтүле караш. Ул тиздән безнең арадан китәчәк, моны үзе дә сизә, тоя, белә. Ләкин, кем аның эшен дәвам итәр?..
1912 ел.

Слайд 16

Клячкин сырхауханәсе. Соңгы сулыш.

Габдулла Тукайның безгә килеп җиткән, сакланган фоторәсемнәренең соңгысы. Бер

Клячкин сырхауханәсе. Соңгы сулыш. Габдулла Тукайның безгә килеп җиткән, сакланган фоторәсемнәренең соңгысы.
тәүлектән Тукай безнең арадан китәр. Дуслары араларыннан китүче бөек шагыйрь белән истәлеккә фотога төшәргә булалар. Ләкин, ни кызганыч, дуслары рәсемнән юк ителә.
1913 ел.

Слайд 17

Габдулла Тукайның үлеменнән соң ясалган маскасы.

Бөек шагыйрь үзенең халкы өчен көченнән килгән

Габдулла Тукайның үлеменнән соң ясалган маскасы. Бөек шагыйрь үзенең халкы өчен көченнән
барысын да эшләгән. Бу маскада без көчле рухлы акыл иясенең йөзен күрәбез.
1913 ел.
Имя файла: Габдулла-Тукай-фотосурәттә.pptx
Количество просмотров: 40
Количество скачиваний: 0