Слайд 2Таҗи Гыйззәт
(1895-1955)
– татар әдәбияты тарихында узенең классик әсәрләре белән тирән
эз калдырган һәм күренекле урын алган язучы.
Слайд 3Ул узенең әсәрләрендә революциягә кадәрге авыл халкы тормышының авырлыгы, азатлык өчен көрәшкә
күтәрелүе, җиңеп чыгуы турында дулкынланып һәм дулкынландырырлык итеп сөйли алган...
Слайд 4Таҗи Гыйззәтнең әсәрләренең нигезендә конкрет тарихи вакыйгалар ята.
Бу әсәрләр: «Наемщик», «Фәрхиназ»,
«Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк».
Слайд 5 Аның иҗатында кыз-егет мәхәббәтенә бәйләнешле вакыйгалар үстерелешен эченә алган әсәрләр дә
бар. Мәсәлән, “Чаткылар”пьесасында авыл кулагы Сабир урта хәлле крестьян кызы Маһига өйләнергә тели, ә Маһи ярлы егете Гаязны сөя...
Слайд 6Талантлы драматург, заман таләпләренә җавап бирергә омтылып, үз әсәрләрендә чорның иң актуаль
мәсьәләләрен кыю күтәргән, олы гражданлык җаваплылыгы тоеп иҗат иткән.
Слайд 7Таҗи Гыйззәт, утыз ел сузылган иҗатында, 37 драма әсәре яза, шуларның 33
е Татарстан һәм башка өлкәләрнең театрларында бара. 1923 елдан башлап хәзергә кадәр аның драма, комедияләре башкарылмаган бер генә театраль сезон юк.
Слайд 8Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Таҗи Гыйззәткә ТАССРның һәм РСФСРның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә, берничә мәртәбә орденнар белән бүләкләнә.