Слайд 13Укучыга кайбер киңәшләр
1.Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз. “Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз
нәрсә турында бара?” кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки
үз сүзләрегез белән аңлатып яза аласыз.
2. Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз. Үзегез күрсәткән
проблеманы (төп теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табыгыз. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.
3. Язманы логик яктан уйлап, бөтен текст итеп языгыз. Сочинениенең эчтәлеге бөтен
булырга, бәйләнешле сөйләм төзергә тиеш. Әлеге язма эштә ким дигәндә өч абзац булырга тиеш
(1 – текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының автор позициясенә
карата дәлилләре; 3) укучының үз фикере, нәтиҗәсе).
4. Фикерегезне төгәл языгыз. Язма эшнең композицион ягы төзек булу зарур. Язылган фикерләр
төгәл әйтелергә, бер-берсе белән бәйле булырга тиеш.
5. Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә
буйсынып язылырга тиеш. Сүзнең язылышында шик туса, орфографик сүзлектән файдаланыгыз.
6. Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.
Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз. Синоним, антоним, фразеологизмнарны
урынлы кулланырга, диалекталь сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.
8. Язма сөйләм төгәл булсын. Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз.