Слайд 2бир, ал, көл, кит, кайт саубуллаш, гафу ит, аша, эшлә, шатлан, күзалла,
җавап бир, укып чык.
Слайд 3Җәйгә кадәр дүрт ай бар.
Мин мәктәпкә дустым белән барам. Без дәресләрдән соң
төрле түгәрәкләргә йөрибез.
Слайд 4Тема. Бәйлек. Бәйлек сүзләр
(Предлог.Послелог. Послеложные слова. )
Слайд 5Послелоги (бәйлекләр)
Послелоги по своей грамматической функции соответствуют русским предлогам, но в отличие
от них всегда стоят после самостоятельного слова и поэтому называются послелогами. Они управляют определенными падежами.
Слайд 6Баш килешне таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы,
хәтле, тикле, аркылы, турында.
Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле.
Чыгыш килешне таләп итүче бәйлекләр: башка, бүтән, бирле, соң, элек.
Слайд 7Тәрҗемә итәбез: русчадан татарчага, татарчадан русчага.
С отцом, со мной, за тебя, до
леса, как мама , после обеда.
Шатлык белән, мәктәпкә кадәр, дустым кебек, өйгә таба, әнидән башка.
Слайд 8Кирәкле сүзләрне куегыз һәм күчереп языгыз.
1. Дусларым … мәктәпкә ашыгам.
2. Бүген
дәрестә кыш … инша язабыз.
3. Дәресләрдән … өйгә кайтам.
4. Бакчага … 2 километр барырга кирәк.
5. Мин дә Марат … көчле.
Слайд 9ТИКШЕРӘБЕЗ
1. Дусларым белән мәктәпкә ашыгам.
2. Бүген дәрестә кыш турында инша язабыз.
3. Дәресләрдән соң өйгә кайтам.
4. Бакчага кадәр
2 километр барырга кирәк.
5. Мин дә Марат кебек көчле.
Слайд 10... белән бардым,
... турында уйлыйм,
... таба йөгердем,
... өчен сөйлим,
... башка бармыйм,
... төсле матур,
... соң килеп җиттем.
Слайд 11РЕФЛЕКЦИЯ
Бәйлекләргә сорау куеп буламы?
Рус телендә бу сүзләр урнына нәрсәләр кулланыла?
Сүз тәртибендәге аермалары
бармы?