Муса Җәлил иҗатында иярченле кушма җөмләләр
Максатлар: 1.М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Серле йомгак», «Җырларым» шигырьләренә чагыштырма анализ ясау. 2.Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрләрен кабатлау, аларны текстта танып белү, сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү. 3.Мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясарга өйрәнү. 4.М. Җәлил иҗатына карата ихтирам, батырлыгына карата соклану, Туган илгә мәхәббәт, тугрылык тәрбияләү. Батыр үлә үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М. Җәлил