Слайд 2Борынгы Кремльнең бер бизәге – зәңгәр гөмбәзле ап-ак мәчет. Аның архитектурасында Европа
готикасы һәм госманлыларга хас сыйфатлар чагыла, ә тышкы матурлыгы, нинди дин тотуына карамастан, барлык кешеләрне дә сокландыра. Ышануы да кыен, бу бинага әле 20 яшь тә юк, гәрчә, тарихи яктан карасаң, Казан Кремлендә бу мәчет 1552 елны Казанны алганчыга кадәр ук булган.
Слайд 5Мәчет искиткеч укымышлы кеше, күренекле дин эшлеклесе булган имам исемен йөртә, ул
1552 елда, шәһәрне Иван Грозный илбасарларыннан саклаганда, батырларча һәлак була. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул татар мөселманнарының дини җитәкчесе булган. Кол Шәриф Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән дип санала.
Слайд 71990 елдан Казанны саклаучылар хөрмәтенә мемориал булып хезмәт итәрлек яңа мәчет төзү
турында фикер алышу башлана. Кремльне ЮНЕСКОның дөньякүләм танылган мәдәни-мирас исемлегенә кертү уңаеннан да, мәдәни һәм дини балансны саклау прицибы ягыннан да, аның төзелеше максатка яраклы дип табыла.
Слайд 9Мәчетнең нигезе 1997 елда салына. 2005 елда төзелеп бетә һәм 24 нче
июньдә гыйбадәтханә тантаналы рәвештә ишекләрен ача. Ул шәһәр халкына Казанның 1000 еллыгына бүләк булып ачылды, Благовещение соборының күршесе булып тора.
Слайд 11Мәчетнең архитектурасы Кремльдән читтәге башка мөселман дин йортларына охшамаган, ул күбрәк төрек
һәм һинд гыйбадәтханәләрен хәтерләтә. Мәчет элеккеге Юнкерлар училищесы ишегалдына урнашкан һәм архитекторлар бу ике тарихи һәйкәл бер - берсен тулыландырып, Кремль территориясендә тигез хокуклы булып янәшә торсыннар өчен барысын да эшләделәр.
Слайд 17Мәчеттә бик еш экскурсияләр үткәрелә, шул максаттан чыгып, архитекторлар ике балкон төзегәннәр.
Бина биш катлы, ул мең ярым кешене сыйдыра ала, ә бина каршындагы мәйданда – ун меңгә кадәр. Чагыштыру өчен – борынгы Кол Шәриф мәчетендә дүрт йөз кеше намаз укый алган.
Храм комплексы мәчеттән генә тормый, биредә зур китапханә, ислам мәдәнияте музее, имам идарәсе һәм нәшрият үзәге бар.