Слайд 2
Татар халкы үз милли ашларына бик бай, hәм бөтен дөньяга үз
ризыклары белән мәшhүр.
Азыкны казанда пешергәннәр, йөздереп кыздырганнар hәм мичтә пешергәннәр. Мичтә бигрәк тә ипи пешергәннәр. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул изге азык.
Слайд 3Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:
шулпалы кайнар ашлар;
икенче итеп бирелә торган ашлар;
камыр
ашлары;
чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар.
Слайд 4Күбрәк пешкән ит кулланганнар. Итне ашка зур-зур кисәкләр итеп салганнар, ашар алдыннан
гына тураганнар.
Итне җәй hәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап hәм каклап куйганнар.
Слайд 5Азыкны мичтә пешер өчен чуен hәм чүлмәкләр тотканнар.
Чуенда - бәрәңге борчаклы
аш, боткалар пешергәннәр.
Слайд 6Татар халкында пилмән - бәйрәм көннәрендә, я кунак чакырганда әзерләнә, аны hәрвакыт
шулпа белән бирәләр.
Слайд 7
Кунак чакырганда, бигрәк тә шәhәр кешеләре, пылау пешерәләр.
Слайд 8Татар халкы йомырканы камыр ашларында күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та
ашыйлар.
Слайд 9Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элек ит белән суган гына
салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
Слайд 10Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч зур урын алып тора
Слайд 11Кыстыбый- гади ашамлыклардан санала. Юка җәймә эченә тары
боткасы салып ясаганнар.
19 гасырда
кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.
Слайд 12Гөбәдия-бик үзәнчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәhәр халкы
әзерли.
Слайд 13Татар халкы элек электән чәйне яратып эчә. Татлы
камырлардан чәй янына куела
торган - катлама, кош теле.