көзен һәм дә кыш.
Әткәй көтә мунча уздырып,
Елга балыклары кыздырып.
Сүндермичә тормыш учагын,
Истәлеген бала чагымның.
Тупсабызда – әнкәй эзләре
Бакчабызда – гүзәл гөлләре.
Өй эчендә – әткәй җылысы,
Туган нигез – яшәү ырысы.
Туган авылым, Тозлыкуш!
Барыбызга да бер тигез,
Барыбызга да таныш.
Үзеңә тартып торасың,
Туган авылым, Тозлыкуш!
Сагынып яши, читләрдә
Оя корганнар, китеп.
Юатасың, тирбәтәсең
Һәр балаңны үз итеп.
Кояш җылысы туйдырмый,
Тансыклыйбыз синекен.
Туган авылым, Тозлыкушым,
Йөрәгендә һәркемнең.
Тамырыбыз безнең синдә,
Саклыйк, кадерен белик.
Шушы җирдә орлык чәчеп,
Уңышын җыеп яшик.