Минем спорт кумирым
Чаңгы спорты 1.Тарихи белешмә Кайбер галимнәр чаңгы таш гасырда барлыкка килгән дип фаразлыйлар, чөнки кыяларда чаңгыда басып торган кеше рәсемнәре очрый. Тарихи, археологик тикшерүләр, урыс әкиятләре һәм скандинавия эпосы, шулай ук башка чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның чаңгыдан безнең эрага кадәр үк файдалануы турында сөйли. Атап әйткәндә, чаңгы палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган. Скандинавиядә борынгы заманнарда ук чаңгы алиһәсе булган, ә чаңгы алласын башы өскә таба кайтарылган чаңгыларга бастырып ясаганнар. Беренче чаңгыларны хайваннар сөягеннән ясаганнар. Аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар. Норвегиянең Холменколлен музеенда сакланучы викинг чаңгылары 3 м 90 см озынлыкта, 9 кг авырлыкта. Беренче чаңгы ярышлары Норвегиядә 1767 елда узган. Беренче призны да норвегияле Сондре Норхейм яулаган һәм ул хәзер дә без йөри торган чаңгыларны уйлап табучы дип санала. Рус илендә чаңгы турындагы беренче язмалар XII гасырда митрополит Никифорның Киев кнәзе Владимир Мономахка язган хатында телгә алына. XIX йөзнең икенче яртысында Русиядә спорт хәрәкәте үсеш ала. 1895 елның 29 декабрендә Мәскәү чаңгычылар клубы оеша. Бу датаны илдә чаңгы спорты туган көне дип йөртү гадәткә кергән. Чаңгыда йөгерү ярышлары Бирелгән араны чаңгыда вакытка узу ярышлары. Чаңгыда йөгерү ярышлары классик һәм ирекле стильләрдә уздырыла. Дөнья чаңгы спорты тарихына кагылганда, әлегә Олимпия уеннарында шәхси ярышта өч һәм аннан күбрәк җиңүче булган ир-атлардан тик алты спортчы бар – Норвегия спортчылары Бьорн Дэли (1992, 1994 һәм 1998 еллар җиңүчесе), Томас Альсгорд (1994, 2002 еллар), шведлар Сикстен Ернберг (1956, 1960 һәм 1964 еллар), Гунде Сван (1984, 1988 еллар), Томас Вассберг (1980, 1984, 1988 еллар) һәм Николай Зимятов (1980 һәм 1984 еллар җиңүчесе).