Туган ягым – гөлләр иле

Слайд 3

Шигырь юлларында туган як матурлыгы

Укучылар, хәзер беренче тукталышка туктыйк. Монда без киләсен

Шигырь юлларында туган як матурлыгы Укучылар, хәзер беренче тукталышка туктыйк. Монда без
белепме, ниндидер язулар калдырганнар (ШИГЫРЬЛӘР сүзенең хәрефләре буташтырып бирелә. Сүзне җыярга).
Шигырьләр икән ләбаса, тыңлагыз әле, бу исемнәр сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиме?
Ш. Маннапов Н. Дәүли С. Маннапов

Слайд 4


_ Әйе, болар безнең районыбызда туып – үскән шагыйрьләребез. Сезгә аларның кайсылары

_ Әйе, болар безнең районыбызда туып – үскән шагыйрьләребез. Сезгә аларның кайсылары
күбрәк таныш?
Н. Дәүли исеме, дисез. Шулай, бу исем сезгә таныш. Без аның белән кайчан танышкан идек?
Татар теле дәресендә күп мәгънәле һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне үткәндә (“Икмәк”)
Әйе, укучылар, Н. Дәүли - ул безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында без киләчәктә сөйләшербез.Ә хәзер мин сезгә менә бу язманы укып китмәкче булам. (Өзек. Н. Дәүли. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том. Шигырьләр һәм поэмалар. Тат. кит . нәшер.1969 ел, 3 бит).
Бер укучы Н. Дәүлинең “Әллием, бәллием” шигырен укып күрсәтә.
( Магнитафоннан Кәтиев Ә. М. Уйнап яздырган көй җибәрелә).
Тагын кемне аерып әйтә аласыз?
Ш. Маннаповны. (Бер укучы “Әлкием чишмәләре” шигырен укый).
Автор нәрсә әйтергә тели? Кайсы юллары ныграк ошады?
Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар, иллюстрацияләрен яклыйлар.

Слайд 5

Туган як бизәкләре

Укучы. Без дә туган якны яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштык.

Туган як бизәкләре Укучы. Без дә туган якны яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә
Әгәр мөмкин булса, менә бу аланга туктар идек. (Берничә укучы үзләренең рәсемнәре турында сөйлиләр).
- Әйе, укучылар, сезнең рәсемнәрегездә дә пейзаж сурәтләнгән. Ә шигырь белән рәсем арасында нинди аерма бар соң? (Беренчесендә сүзләр сурәт ясый, ә икенчесендә буяулар, төсләр телгә килә).
-Укучылар, сезне шулай матур ясарга кем өйрәтте соң?
Шулай, Гөлнур Госмановна – үз эшенең остасы.

Слайд 6

Туган як моңнары

Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне телеграф баганалары озата.Чыбыкларына кунып,

Туган як моңнары Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне телеграф баганалары озата.Чыбыкларына
кошлар сайрый. Безгә әйтер сүзләре бар, ахыры.
(Конверттан диск алына). Аннары туган як турында җырлар тыңланыла. (Р. Шиһапов башкаруында “Алпарым”, “Әлкием, әллием, бәллием”.)
Укучылар, без беренче тукталышта туган як турындагы шигырьләр белән танышкан идек инде, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән шигырь арасында нинди аерма бар?
Җырның 2 авторы була: шагыйрь һәм композитор.
Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә, ап – ак каеннар да, таулар да, гомумән, барча табигать күңелгә бик якын. Шагыйрьләр аны сүзләр белән, композиторлар моң аша чагылдыралар. Ткуталышыбызга, шулай итеп, “Туган як моңнары” дигән исем бирәбез.

Слайд 7

Укучылар, безнең юлыбыз дәрьягә килеп җитте – тел дигән дәрьяга. Иң элек

Укучылар, безнең юлыбыз дәрьягә килеп җитте – тел дигән дәрьяга. Иң элек
искә төшерик әле: дәрья безнең сөйләмдә нинди мәгънә белдерә?(Зур су, елга, диңгез)
Әйдәгез әле шул урында “Туган тел” җырының бер куплетын җырлыйк. Туган телебезне ничек беләсез икән?
Туган ягыбыз турында сочинение язганда нинди сүзтезмәләрдән файдаланырсыз икән? (Дәфтәрләренә язалар). (Олы шагыйрь, бөек шәхес, изге җирем, сихри урман, гүзәл җир, назлы гөлем һ. б.).
Тукталышыбызга нинди исем бирәбез?
Туган тел дәрьясында.
Имя файла: Туган-ягым-–-гөлләр-иле.pptx
Количество просмотров: 61
Количество скачиваний: 0