Слайд 2Өй тирәсе(дача) участогы -
дәүләт тарафыннан бирелгән яисә сатып алынган җир, ул гаиләнең
ялы һәм азык продуктлары җитештерү өчен файдаланыла, биредә иң кирәкле һәм яраткан яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үстерәләр.
Слайд 3Өй тирәсе участогы түбәндәге бурычларны хәл итә:
Иң төп яшелчә һәм җиләк –
җимешне базардан яки кибеттән сатып алуга тотыласы акчаны саклап калу;
Гаиләнең аш өстәлен витаминнар белән тулыландыру;
Гаиләнең ирекле средстволарын йортны төзекләндерү өчен тоту;
Участокта кеше үзе эшләгәнлектән, түләү өчен акча тотылмый;
Экологик чиста азык җитештерелә;
Яшелчәләрнең санын һәм сыйфатын үзгәртеп , хәзерге вакытта иң кирәк булган культураларны үстерү;
Гаилә бюджетын алдан планлаштыру һәм теге яки бу культураларны үстерүнең файдасын исәпли алу мөмкинлеге;
Эшмәкәрлек хисабына гаилә бюджетын ныгыту;
Тәрбия һәм өйрәтү комплексын хәл итү.
Слайд 4Кайсы яшелчәне һәм җиләк-җимешне күпме утыртырга?
Медицина фәннәре акдемиясенең Туклану институты тарафыннан
бер кеше өчен яшелчә һәм җиләк- җимешне куллану нормалары эшләнгән. Бу – 78 кг җиләк-җимеш, 22 кг җиләк, 280 кг тирәсе яшелчә һәм яшел үләннәр.
Слайд 5Гаиләнең яшелчә һәм җиләк-җимешләргә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен өй тирәсе участогының мәйданы нинди
булырга тиеш?
Участокның мәйданы гаилә бюджетын экономияләү өчен дә әһәмиятле, чөнки җир милек булып санала, һәм аның өчен салым түләргә кирәк.
Слайд 7Бакча җимешләре сатудан алынган табышны түбәндәге формула белән исәплибез:
Т= К – Ү
К – керем, товарның базардагы бәясе
Ү – үстерелгән продукциянең
үзкыйммәте