Слайд 2Без татарлар
Безнең татар җырлы-моңлы халык -
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да,
Онытмаган

– соңгы дога итеп,
Иң-иң моңлы җырын җырларга.
Кушымта:
Без татарлар җырлы-моңлы халык,
Эшчән халык-диндар-иманлы.
Без Тукайлы халык, без Сәйдәшле,
Фәридәле халык, Илhамлы.
Без Дәрдмәндле халык, Кол Галиле,
Без Хәйдәрле халык,Зөhрәле.
Батыршалы халык, Канзафарлы,
Минтимерле халык, Җәлилле!
Кайда юк соң безнең татар моңы,
Татарлар юк-кайсы тарафта.
Татар яши ерак Америка,
Австралия,Алман, Фин илендә,
Япония-ерак Кытайда.
Без бит - татар, моңлы карурманлы,
Әллүкиле, бөек халык без.
Зур табында,дәртле сабантуйда,
Көрәшләрдә, сугыш-алышларда,
Без бит, җыр-моң белән көчлебез!
Алтын Урда, Болгар илләренең
Ташларында җырлар язылган.
Манарадан яңгырый моңлы азан,
Җырлап - гөрләп яши нурлы Казан,
Моңнар бишеге –Татар(ы)стан!