Портфолио учителя татарского языка и литературы
Ф.И.О: Фатхуллина Гульгена Алмазовна Год рождения: 29 октября 1982 года Должность: учитель татарского языка и литературы. Образование : высшее, НГПИ , 2004 г. Квалификационная категория : СЗД Педагогический стаж: 14 лет Курсы повышения квалификации:«Совершенствование технологий преподавания татарского языка и литературы и достижение нового образовательного результата в условиях реализации ФГОС ООО», ФГБОУ ВО «Набережночелнинский государственный педагогический университет»,в обьеме 108 часов, 13.09.2016г. Эссе. Кеше акыллы, гади, гадел, кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Шул чакта гына ул Кеше дигән бөек исемне йөртергә хаклы. К.Г. Паустовский Укытучы, мәктәп, укучылар... Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына балачакның матур хатирәләре килеп баса . Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Бу хыяллар киләчәктә кая илтерләр микән? Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган- укытучы турында . Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта бик тә кирәкле һөнәр. Безнең гаиләбездә укытучылар булуын хәтерләмим. Мәктәп еллары бары тик матур яктан, якты истәлекләр белән генә күңелгә кереп калган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Әхтәм кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Сарсак-Омга лицеен тәмамлагач,Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Әгерҗе шәһәренә эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 2004 нче елда башлап, Әгерҗе шәһәренең 2нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. Бүгенге көнгә кадәр укучыларда үзебезнең ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә бар көчемне бирәм. Бүгенге көндә XX гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы йөкләнде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен- дәрес, практикум, экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип табам. Балалар бертөрлелектән бик тиз аралар, шуңа күрә дәрестә эшчәнлекнең төрле ысулларын сайлыйм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, һәр балага индивидуаль якын килеп бирергә тырышам. Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын, бүгенге тормышка яраклаша да белсен.