Химия һәм сәламәт яшәү рәвеше
Кайсы химик элементны “яшәеш һәм фикерләү элементы” дип атыйлар?
Фосфорны. Баш миендә аның шактый күләмдә булуы ачыкланган. Бу исә: “Фосфордан башка уй-фикер юк”, - дип әйтергә нигез бирә. Соңрак үсемлек һәм хайваннар тереклеге, кеше яшәеше өчен дә фосфорның кирәк булуы ачыкланган. Шуңада күренекле рус геохимигы минералогы академик А.Е. Фесман фосфорны “яшәеш һәм фикерләү элементы” дип атаган. Кеше өчен тәүлеккә 1 – 1,2 г фосфор кирәк. Терләкләндерү хирургиясендә кайсы металл аеруча күп кулланыла? Терләкләндерү хирургисе кеше организмын “ремонтлау”, ягъгни аерым органнарны яки аларның “бозылган” функцияләрен торгызу белән шөгельләнә. Моның өчен тантал пластинкалар кулланыла. Биологик яктан бик яхшы яраша алуы, бу металлның бик тә үзенчәлекле сыйфаты. Тантал пластинкалары баш скелеты җәрәхәтләрен каплый, сөяк өлешләрен алыштыра, борын рәвешен үзгәртә һ.б. Кайбер очракта тантал җепләре зыян күгән мускул тукымасын алыштыра.